Казанда куркыныч авария булган (ФОТО)

Казанда ике җиңел машина бәрелешкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Аларның сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сәгать бишләр тирәсендә Левченко бистәсе борылышы янында Тэц урамындагы күпердә булган. Биредә зур тизлек белән «Лада» һәм «Мазда» капма-каршы бәрелешкән. Ике автомобиль дә юлда әйләнеп баскан, алар машиналар йөри торган юлның бөтен өлешен диярлек каплаган.

«Лада» шоферы кысылып калган. Үзләре аны чыгара алмаган. Нәтиҗәдә коткаручылар ярдәмгә килгән. Әлеге шоферны һәм тагын ике зыян күрүчене Ашыгыч ярдәм машиналарында хастаханәгә алып киттеләр», — дип аңлаттылар авария шаһитлары.

 


Фикер өстәү