Яңа уку елын 1 октябрьдән башлау тәкъдиме белән чыкканнар

Дәүләт Думасының ЛДПР фракциясе депутаты Василий Власов Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцовка, коронавирус инфекциясе көчәеп китүгә юл куймас өчен, яңа уку елын башлап җибәрүне 1 октябрьгә күчерү турында тәкъдим юллаган. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Парламентчы үзенең тәкъдимен Россиядә һәр көн саен коронавирус инфекциясе йоктыруның 5 меңгә якын яңа очрагы ачыклануы белән бәйләп аңлаткан. “2020 елда мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта махсус белем бирү учреждениеләрендә яңа уку елы башын 1 сентябрьдән 1 октябрьгә күчерергә кирәк дип саныйм”, – диелгән депутат хатында. Аның фикеренчә, бер ай артык ял итү аралашуларның кинәт кенә артуын кичектереп, чирнең янә көчәеп китүен булдырмый калачак.
Власов шулай ук, яңа уку елы алдыннан балалар һәм ата-аналарның кирәкле медицина тестлары узуга да вакыты күбрәк булачак, дип билгеләп үткән.
Моңа кадәр Мәскәү шәһәре Мәгариф һәм фән департаменты башлыгы Александр Молотков башкала укучыларының, әти-әниләре ризалык биргән очракта, өйдән торып укуны дәвам иттерә алулары турында белдергән.


Фикер өстәү