Махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның хатыннарын вузларда бушлай укытуны тәкъдим иткәннәр

Парламентчылар билгеләп үткәнчә, хатын-кызларның бер өлеше эшкә урнашуда кыенлыкларга дучар булган.

Дәүләт Думасының Мәгърифәт комитеты башлыгы беренче урынбасары Яна Лантратова Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустиннан махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның хатыннары өчен өстәмә ярдәм чаралары кертүне сораган. Ул институтларда бюджет бүлегендә белем алу өчен аерым квота кертергә, шулай ук, керемгә бәйсез рәвештә, социаль контракт төзү мөмкинлеген күздә тотарга тәкъдим иткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Лантратова аңлатып үткәнчә, хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына дәүләт ягыннан аерым игътибар кирәк. Тормышта авыр хәлдә калган бер мәлдә аларның киләчәктәге язмышы тамырдан үзгәрде, дип билгеләп үткән парламентчы. Парламентчы сүзләренә караганда, мондый хатын-кызларның бер өлеше эшкә урнашуда кыенлыклар алдында калган. Бу исә гаилә кереме кимүгә, гомумән, тормышлары начараюга китергән. Шул сәбәпле, депутат тол хатыннарны һәм аларның балаларын социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән 3 закон кертүне тәкъдим иткән.

Беренче тәкъдим – бюджет хисабына вузларда бакалавриат һәм специалитет программалары буенча белем алуга аерым квота билгеләү, шулай ук өстенлекле нигездә урта һөнәри белем алу мөмкинлеге күздә тоту.

Лантратова шулай ук Министрлар Кабинетына һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарына, керемнәренә бәйсез рәвештә, социаль контракт төзү мөмкинлеге бирүне тәкъдим иткән. Бу тәкъдим хатын-кызларга бизнесны башлап җибәрүгә ярдәм итү хезмәтләреннән (бизнес-инкубатор хезмәтләре) ташламалы шартларда файдалану мөмкинлеген ача.


Фикер өстәү