Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләре тапшырды: «Сез  Россия һәм Татарстанның байлыгын, данын арттырасыз, яшьләргә юл күрсәтәсез»

Кремльдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төрле тармакта уңышка ирешкән табиб, укытучы, төзүче һәм  башка һөнәр ияләренә – барлыгы 46 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды.

– Һәр буын өчен битараф булмаган, фикерле, һөнәри яктан әзерлекле кешеләр кирәк. Бәхеткә, андыйлар республикада аз түгел. Сез  Россия һәм Татарстанның байлыгын, данын арттырасыз, яшьләргә юл күрсәтәсез. Сезнең тырышлык  белән республика  төп икътисадый  күрсәткечләр буенча алдынгы урында, илнең әйдәп баручы  сәнәгать үзәкләре арасына керә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе республиканың социаль-икътисадый күрсәткечләренә тукталып үтте. Республика Рәисе ярдәмендә 34 республика дәүләт программасы тормышка ашырылуын әйтте. «Әлеге программалар җәмгыятьнең икътисадый һәм социаль тормышының күпчелек өлкәләренә кагыла. Бу – мәгариф, сәламәтлек, спорт, коммуналь, транспорт, мәгълүмати инфраструктураны тәэмин итү, балаларны тәрбияләү, авылда уңайлы шартлар тудыру өчен бөтенләй яңа мөмкинлекләр», – диде Фәрит  Мөхәммәтшин.

Дәүләт бүләкләре алучылар арасында фән, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, нефть һәм башка өлкәләрдә  хезмәт куючылар бар иде.  Камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Игорь Лерман «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен»  ордены белән бүләкләнде. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсенең техник бүлеге инженер-конструкторы Тәлгать Сабировка, вокалист-солист Габделфәт Сафинга тапшырылды. «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булучылар арасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Хәлиуллина да  бар. Хезмәттәшебезне уңышы белән котлыйбыз.

Әлки районының Хузангай  җәмгыяте белгече Александр Иванов хәзер «Татарстанның атказанган механизаторы» исемен йөртә.  Башта ул туган авылы Чуваш Борнаенда хезмәт куйган. Колхоз  таркалганнан бирле вахта белән җиде чакрым ераклыктагы Хузангай авылына йөреп эшли. Хезмәт стажы – 40 ел. Трактор белән  9 яшьтә үк җенләнә башлаган.

– Минем өчен зур  бүләк бу. Бик дулкынланам, төнлә  йоклый да алмадым хәтта. Кремльдә беренче тапкыр бит, – диде Александр  Иванов, каушавын яшермичә. – Механизатор булу  җиңел түгел. Әмма хәлләр күпкә яхшырды, заманча техника хәзер. Урып-җыю, кыр  эшләрендә дә катнашам. Авыл хезмәтчәннәренә  хөрмәт белән карау сөендерә. Сабантуйда да котлыйлар. Тик яшьләр  бик сирәк килә шул. Безнең буын китсә, кем генә калыр икән?

«Татспиртпром» җәмгыятенең машина йөртүчесе, Казан егете 54 яшьлек Айрат Галиәхмәтовның да хезмәте югары бәягә лаек дип табылган.

– Гади хезмәт кешесенең кадерен белгән, шундый  олы хөрмәт  күрсәткән өчен рәхмәт. Яшь вакытта бик тә машина йөртәсем килде. 18 яшьтән – руль артында мин. Элегрәк ерак юлларга йөрсәм, хәзер  шәһәрдә эчендә генә.  Илнең барлык шәһәрләрен урадым. Техника яратмасаң,  моның кадәр озак эшләп булмый.  Вакытында юарга, маен алыштытырга, аны карап  торырга кирәк, – диде «КамАЗ» иярләүче Айрат Галиәхмәтов.

Табиблар да читтә калмады. Аларга  карата да халыкның хөрмәте елдан-ел арта бара. Моның шулай икәнлеген Казан дәүләт медицина университетының  эчке авырулар кафедарасы  мөдире Рөстәм Хәмитов та сизә. Аңа «Татарстанның атказанган табибы» исеме бирелде. Бер урында 38 ел эшли икән.

– Без  халык өчен эшлибез, әмма  хезмәтебезне бәяләгәч, күңел күтәрелә. Минем белән гаиләм дә, әнием дә сөенер дип уйлыйм, – диде ул.  – Ковид безгә бик зур сынау булды. Безнең медицинаның андый хәл белән очрашканы юк иде әле. Аны хәтта сугыш белән чагыштырдык.  Алай дөрес тә булмагандыр.  Икенче сынау да килеп чыкты.  Анысында да безнең табиблар катнаша. Үзем дә  җәй көне Донецкига  эшкә барырга теләп гариза язган идем. Әмма чакырмадылар.

«Туран АРТ» җәмгыяте директоры Суфия Хәйбрахманова исә «ТАССС оешуга 100 ел тулу» медале белән бүләкләнде. Ул мәдәни мирасны саклау өлкәсендә 30 елдан артык хезмәт куя икән инде.

– Республика Рәисе  Рөстәм Миңнеханов Казанда татар халык иҗаты йорты төзергә тәкъдим итте. Бу безгә дәрт бирде. Безнең һөнәрчеләр, мөмкинлекләр арта, дип сөенә, – дип башлады ул сүзен. – Мин үзем грант оттым. Ул акчага Биектау районында татар һөнәрчелеге музее төзисем килә. Үзебезнең чигүчеләр коллективы бар. Аларның кул эшләрен күрсәтәчәкбез. Чигү эше белән яшьләр бик шөгыльләнергә теләми. Әмма районнарда  йөргәндә, барыбер үзгәрешләр сизәбез. Чигү буенча мастер-класслар күрсәтүне сорыйлар. Ниндидер кызыксыну бар. Барысы да аларга ничек тәкъдим итүдән тора, – диде Суфия Хәйбрахманова.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү