Фидан Гафаровны бурычлары җыелу сәбәпле, машинасыз калдырганнар

75 яшьлек Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаровның бурычлары өчен машинасына арест салынган. Мэш Батащ телеграм каналы хәбәр итүенчә, аның кредит оешмасына һәм дәүләт автоинспекциясенә 500000 сум тирәсе бурычы җыелган.

Башкортстан җырчысы аена 50 000 сум чамасы акча эшли. Элегрәк Фидан Гафаров 2019 елда лицензиясе алынган Роскомснаб банкында зур кредит рәсмиләштергән. Моннан тыш, аның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен дистәләгән штрафлары буенча бурычлары җыелган.

Берничә кисәтүдән соң суд приставлары хезмәте аның Шевроле Trailblazer внедорожнигын алганнар. Әгәр дә ул бурычын тиешле вакытка түләмәсә, машинасы аукционда сатылачак, дип яза Башинформ.


Фикер өстәү