Саба инкубаторында авырлыгы 28 килограммга кадәр җитә торган күркә чебиләре чыккан

Саба районында Словакиядән кайтарылган йомыркалардан беренче күркә чебиләре чыккан. Бу хакта Саба дулкыннары хәбәр итә. 

«Айның иң күңелле вакыйгасы! Югары Утар авылындагы кошчылык инкубаторында 20 меңгә якын беренче күркә чебиләре чыкты. Коллективта эш гөрли. Бүген сары йомгакларны эре кошчылык фабрикаларына озаталар. Словакиядән кайтарылган йомыркалардан чыккан күркәләр үскәч 25- 28 кг га кадәр җитәчәк. Мондый күркә чебешләре чыгара торган инкубаторлар җир шарында берничә генә. Шуның берсе Саба районында. Чебешләр чыгуга ата һәм анага аералар. Моның өчен Тамбов шәһәреннән махсус белгечләр кайткан», –  дип хәбәр итә басма.


Фикер өстәү