Хезмәттәшебез Зөлфия Хәлиуллина “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде

Бүген Кремльдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төрле тармакта уңышка ирешкән һөнәр ияләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Анда “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Хәлиуллина да бар.

Хезмәттәшебез “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

– Берәү дә ниндидер дәрәҗәгә ирешү, бүләк өчен дип эшләми. Эшлисең дә эшлисең, берни дә өмет итмисең. Ләкин сине күреп, мактаулы исемнәр бирәләр икән, бу бөтен кешегә дә рәхәт. Олылау коллективтагы җитәкчедән дә тора. Әгәр күреп, хөрмәтли икән, ул сине канатландыра. Бу – минем генә түгел, быел 105 еллыгын билгеләп үтүче газетабызның уртак хезмәте дә, – ди Зөлфия Хәлиуллина. – Бүләкләнүчеләрнең һәрберсенең йөзләренә карап утырдым. Алар арасында табиб та, тракторчы да, башкасы да бар. Һәрберсе мактауга лаек. Арада өч япь-яшь белгеч тә бар иде. Алар өчен дә бик сөендем.
Зөлфия Хәлиуллина матбугат өлкәсендә – 15 ел, ә “Ватаным Татарстан” газетасында баш мөхәррир урынбасары булып биш ел эшли.

“Эштә иң авыры нәрсә?” – дип тә сорадык аннан.

– Юл йөрү дә түгел. Иң авыры – син үзгәртә алмаган нәрсәнең эшкә каршылык китерүе. Почта хезмәтенең дәрәҗәсе төшүен, бу системаның какшап, югалып баруын әйтәм. Бу безнең эшкә аяк чала. Урындагы хат ташучылар да әйбәт. Кеше газета укый, ул тагын да укыр иде. Аны бары өйрәтергә генә кирәк, – ди Зөлфия Гаян кызы.


Фикер өстәү