Сочига Түбән Камадан ял итәргә килгән ир суга батучыны коткарган

Түбән Каманың ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры Руслан Каштымов Сочида ялы вакытында суга батучы туристны коткарган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Август башында Руслан гаиләсе белән Сочига ялга китә. Бер көнне пляжда ял иткәндә, диңгездә бер ир-ат бата башлый. Коткаручылар аны судан чыгара, әмма ул инде суламый. Руслан Каштымов ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, зыян күрүчегә реанимация чаралары үткәрә. Шуннан соң ир аңына килә.

«Бу — минем өчен гадәти эш. Мин читтә кала алмадым. Мондый хәлдә эшне тиз тотарга кирәк. Бу иргә бәхет елмайды дип уйлыйм, чөнки барысы да фаҗига белән тәмамланырга мөмкин иде бит», — ди Руслан Каштымов.

Фельдшер үз һөнәре буенча 13 ел эшли, хезмәттәшләре  Руслан Каштымовның бу  гамәлен югары бәяли һәм аның белән горурлана.


Фикер өстәү