Россия музейлары янә туристик экскурсияләр үткәрә ала. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
Тыюны гамәлдән чыгару турында карар илдәге эпидемиологик хәлнең яхшыруына һәм РФ Мәдәният министрлыгының мөрәҗәгатенә бәйле кабул ителде.
Шулай итеп, туристик-экскурсия төркемнәре музейларга, музей-тыюлыкларга һәм сарай-парк музейларына керү мөмкинлеге алачак.
Әгәр санитар-эпидемиологик хәл яхшырса, башка чикләүләр дә йомшарачак, дип хәбәр иттеләр ведомствода.