Яңа программа буенча фатирлы булган беренче гаилә: «185 мең сум беренче кертем белән дүрт бүлмәле фатир алдык»

Түбән Камада яшәүче Нуриевлар – республикада яңа программа буенча фатир алган беренче гаилә. Тиздән алар 4 бүлмәле фатирга күченәчәк. «1 нче сыйныфка баручы улыбыз Дамирны мәктәптә яңа фатирдан озатачакбыз», – ди алар. Әлегә җиһаз сатып аласылары бар.

Россиядә тиңе булмаган социаль ипотека программасы ярдәмендә республикада меңләгән гаилә фатирлы булды, торак шартларын яхшыртты. Ә моннан бер ай элек социаль ипотека буенча яшьләр өчен яңа программа эшли башлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яшьләр өчен иң кискен проблема – үз тораклары булмау. Яңа ярдәм чарасы 6 меңнән артык яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.


– Без бу программа ярдәмендә демография мәсьәләсенең яхшыруына һәм республика шәһәрләре, районнарында яшь белгечләрнең төпләнеп калуына өмет итәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Нуриевлар – яңа программа буенча фатир алган беренче гаилә. Алар ике бала тәрбияли. Олы уллары Илдарга – 10, кечесе Дамирга – 7 яшь. Яшь гаилә ун еллап кеше фатирын арендалап яшәгән. Ай саен 18 мең сум акча түләргә туры килгән. Моны алар, җилгә очкан акча, диләр.
– Безнең моңа кадәр фатир алырга мөмкинлегебез булмады. Бюджет өлкәсендә эшләмәгәч, социаль ипотека программасында да катнаша алмадык. Яңа программа турында социаль челтәрдән ишетеп, июль аенда документларны тапшырдык. Безнең хыялны тормышка ашырган өчен Президентка рәхмәт. 185 мең сум беренче кертем керттек. Ике һәм дүрт бүлмәле фатирлар арасыннан икенчесен сайладык. Без бит күп – дүртәү. Фатирыбыз болын кебек киң. Мәйданы – 111 квадарт метр. Гаиләбез өчен бик зур сөенеч инде бу. Яңа программа бик күп гаиләләргә фатирлы булуның бердәнбер мөмкинлеге дип саныйм. Хыяллар тормышка аша, бары ышанырга гына кирәк, – ди Зөһрә Нуриева. – Ачкыч кулыбызда инде. 1 сентябрьгә кадәр күченергә исәп. Өй туен үткәргәнче, әле җиһазлар сатып аласы бар.
Татарстанда яңа мөмкинлектән файдаланып, үз куышларын булдырырга теләгән 800 гаилә җирле башкарма комитетларга мөрәҗәгать иткән. Шуларның 10сы Дәүләт торак фонды исемлегенә кертелгән, калганнарының исә гаризалары карала.

Программада гаилә әгъзаларының берсенең яше 35тән артмаган, шул исәптән, балалары булган яки тулы булмаган гаиләләр катнаша ала. Гариза тапшыручының бюджет өлкәсендә эшләве мөһим түгел. Торак мәйданының һәр кешегә 18 квадрат метрдан артмавы шарт. Айлык керем һәр кеше өчен яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш. Гаиләнең федераль һәм республика программалары кысасында алынган ипотека буенча түләнмәгән бурычы булырга тиеш түгел.
Сәрия Мифтахова

САН

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча ел саен 5000 фатир тапшырыла. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә 119099 фатир тапшырылган.

Быел республикада Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программалары буенча төзелеп, файдалануга тапшырылачак фатирлар саны:
Казан – 3192
Чаллы – 594
Түбән Кама – 360
Алабуга – 180
Әлмәт – 120
Саба, Менделеевск – 64
Мамадыш – 46
Баулы – 32
Әлки – 20
Нурлат – 36
Зәй – 24
Югары Ослан – 24
Чирмешән – 18
Кукмара – 21
Әгерҗе – 16
Сарман, Минзәлә – 18
Тукай – 12
Балтач, Теләче, Мөслим, Лениногорск, Яңа Чишмә, Биектау – 8
Алексеевск – 9
Актаныш, Арча, Чүпрәле, Тәтеш – 4


Фикер өстәү