«Үз хәлемне җәелеп язып тормыйм, аны үзегез дә чамалыйсыздыр…»

Сугыш сугыш инде. Андый авыр чорда хатларның бик озаклап йөрүен дә, шулай ук бер өлешенең тиешле адресатына барып ирешмәүләрен дә аңларга була. Ләкин ил язмышы кыл өстендә торган дәвердә дә фронттагылар белән тылдагылар арасындагы бәйләнеш җепләре өзелмәгән. Бер-берләренең хәлләрен алар Информбюро тапшырулары аша гына түгел, ә ике арада йөргән хатлар аша да белеп торганнар. Шунысы кызыклы һәм әһәмиятле: әҗәлләре аяк асларында яткан солдатларның күңелендә һәрчак Ил-йортлары һәм якыннары булган, алар шулар белән рухланып һәм шулар өчен җан атып яшәгәннәр, шулар хакына утка кергәннәр. Тагын шунысы игътибарга лаек: сугыштагылар үзләреннән бигрәк гаиләләре өчен хафаланганнар, үрсәләнгәннәр. Менә сугышка кадәр Буа районының Норлат авылында укытучы булып эшләгән Салих Сайкинның (ул 1942 елның ахырында һәлак булган) соңгы хаты. Анда ул үзенең хәле турында бик аз яза, хатның күпчелек өлеше якыннары өчен борчылу, ачыргаланулардан тора.

13 ноябрь, 1942 ел.

«Үз хәлемне җәелеп язып тормыйм. Аны үзегез дә чамалыйсыздыр: көн-төн пуля яңгыры, снаряд, бомба шартлаулары. Хәтта еш кына аш алырга да пулялар һәм миналар сызгырып-чинап торганда барабыз. Кеше түзсә дә түзә икән. Бер эш тә эшләп булмый – ил шуны сорый.

Апа! Хатларыгыз аша тормышыгыз белән танышып торам. Бик кыйммәтчелек икән. Белмим, сез ничек тә яшәрсездер. Рая бик зарланып яза: бәрәңге дә бик аз, ди. Мин аның хатын һәм карточкасын алгач, шуларга карап күземнән яшьләр акты.

Банулардан да хат алам, һәр хат алу бер яктан зур шатлык булса, икенче яктан – зур кайгы. Алар турында уйлый башлыйсың, төннәр буена борчыласың. Бануларның тормышлары шәптән түгел, әлбәттә. Биш бала бит, эш көннәре юк. Алар ярдәмгә мохтаҗ, тездә генә утырган һәм кулда гына сикерткән балалар икмәккә тилмерәләрдер кебек. Мин алар өчен эчтән елыйм. Ләкин мин аларга ярдәм итүдән мәхрүм инде. Ватанны саклау бурычы михнәтләргә түзеп булса да аерым яшәүне таләп итә. Җәй көне барып хәлләрен белсәгез, юатсагыз, бер зур эшегез булыр иде.

Әй, апа!

Белсәң иде, һәрбер сүз, һәрбер юл йөрәкне сызландыра. Их, үтте, үтте вакытлар, инде сезнең белән гомергә дә бергә булмаган кебек хис итә башладым. Белмим, белмим, йөрәк сызлана, язмыш нәрсә әзерләгәндер.

Барыгызны да сагынып, бер күрергә тилмереп калучы Салих».

 


Фикер өстәү