Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы расланды

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын 2020-2023 елга раслады. Карар бүген кабул ителгән, дип хәбәр итә «Татар-информ” агентлыгы.

Казанда узачак Милләт җыены алдыннан «ВТ» хәбәрчесе белән очрашуында республиканың Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев программаны үзгәртү хакында сөйләгән иде инде.
– Без бар. Без яшибез. Безнең данлы һәм шанлы узган юлыбыз, киләчәгебез бар. Без тел, дин, моң аша үзебезнең үзенчәлегебезне саклап килдек. Безнең максат – булганны югалтмыйча, аны тулыландырып, яңартып киләчәккә тапшыру. Шуны күз алдында тотып Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ике ел элек Бөтендөнья татар конгрессына “Татар халкының үсеш стратегиясе”н әзерләргә кушты. Нәкъ менә Үсеш стратегиясе! Ул безгә сакланып калу өчен генә түгел, алга бару өчен кирәк. Без, берничә юнәлештә комиссия төзеп, алар белән фикерләшеп, стратегиянең эскизын булдырып, бөтен ил буенча йөреп, милләттәшләребезнең фикерләрен җыйдык. Бу, бер караганда, зур батырлык та булды. Чөнки меңләгән кеше белән күзгә-күз карап сөйләшү бик җиңел түгел ул. Без болай да әйбәт яшибез, бөтен нәрсәне үзебез беләбез, сез нәрсә эшләп йөрисез монда, диючеләр дә булды. Йөри-аралаша торгач, без күп теләкләрнең матди форматта икәнлеген ачыкладык. Шул идея-фикерләрне анализлап, финанс мөмкинлекләрен карап, «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасына керттек, — диде Васил Шәйхразыев.
Вице-премьер әйтүенчә, программа 2014 елдан гамәлдә булган программаның яңартылган варианты түгел, ә яңа баштан язылган дәүләт программасы.
– Монда сүз кемгәдер адреслы матди ярдәм турында бармый. Биредә сүз – тел, мәдәният, мәгариф һәм милләткә кагылышлы башка зур проектлар турында. Бу – безнең өчен бик зур казаныш һәм өмет. Әлбәттә, без анда акча гына арттырмадык, программаны, тәкъдимнәрне кертеп яңадан яздык.
Бүген билгеле булганча, «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын финанслау күләме 32 млн сумнан 100 млн сумга кадәр арттырылган.

 

Васил Шәйхразыев: «Иң мөһиме  – күңелеңдәге эчке омтылыш һәм батырлык»


Фикер өстәү