БДИда ике фәннән 100әр балл туплаган Ислам Галәветдинов: «Беркайчан да репетитор ялламадык»

Нурлатның 2 нче мәктәбендә белем алган Ислам Галәветдинов математика һәм информатика сынауларыннан 100әр балл туплады. Ул КФУның программалы инженерия юнәлешенә укырга кергән. БДИдан барлыгы 384 балл җыйган.

– Пандемия БДИны уңышлы тапшырырга комачауламады. Киресенчә, имтиханнарга әзерләнергә күбрәк вакыт калдырды. Беркайчан да репетитор ялламадык, – ди Ислам.
Әнисе Люция әйтүенчә, Ислам бакчага йөргәндә үк бик тиз исәпли торган булган. Математикага битараф булмавын белгәч, сәләтен үстерә торган китапларга акча кызганмаганнар. Уллары 1 нче сыйныфтан ук барлык фәннәрне дә яратып укыган. Мәсьәләләрне башкаларныкына охшатмыйча чишәргә тырышкан. Барлык фәннәрне яхшы белсә дә, бигрәк тә физика, математикадан узган олимпиадаларда җиңүләр яулаган. Югары математика, физика, астрономия – аның өлкәсе.
– Бабасы радиофизика белән кызыксына, әтисе дә математиканы яхшы белә. Кечкенә чактан бергәләп радиоларны сүтеп җыялар иде. Кичләрен шахмат уйныйлар. Математиканы яхшы белүе геннардан, яхшы укытучыга эләгүдән киләдер, – ди Люция Галәветдинова. – Кечкенә чактан ук мин аңа көндәлек план төзеп бирдем. Телефонда күпме утырсаң да, кушканны эшлә, дип аңлаттым. Өй эшләрен һәрвакыт үзе эшләде. Исламның үз фикере бар, көн тәртибе көйләгән. Бу – бик зур нәрсә. Безнеңчә генә булырга тиеш дип буйсындырып үстермәдек. Бәлкем, сүзне тыңлаганга шулай булгандыр. Шөкер, беркайчан да проблемалар тудырмады. Аңлашылмаучанлыкларның да булганы юк. Вузларның сайтларындагы мәгълүматлар белән танышканнан соң документларын бер урынга – КФУга тапшырды. Яхшы вуз, рейтинглары югары, миңа ошый, дигәч, без аның адымын хупладык.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү