Гармунчылар Казан үзәген гөрләтәчәк

30 август көнне Казанда «Уйнагыз, гармуннар!»  XXXV Республика халык иҗаты бәйрәме башлана.

Бәйрәм көндезге 11дә Камал театры алдындагы мәйданчыкта башланып китәчәк. Татарстанның 43 районыннан 100дән артыграк гармунчы тамашачыларны үзләренең иҗаты белән сөендерәчәк. Алар арасында  республика Җыр һәм бию ансамбле дә булачак. Бәйрәм гармунчылар һәм тамашачыларның флешмобы белән дәвам итәчәк. Алар Камал театры яныннан Бауман урамы аша 1 Май мәйданына менәчәк. Биредә гармунчылар халык аеруча яраткан җырларны көйләячәк. «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» директоры Алсу Мифтахова әйтүенчә, Татарстаннан 300дән артыграк гармунчы, шулай ук 200гә якын фольклор коллектив бәйрәмдә катнашу  теләген белдергән.


Фикер өстәү