Мәктәпләр 4 сменага күчәме? Барлык укучылар да бушлай тукланачакмы? (Ата-аналарны борчыган сорауларга министр ҖАВАБЫ)

Мәктәпләр дүрт сменага күчәрме? Барлык укучылар да бушлай тукланачакмы? Яңа уку елында нинди яңалыклар көтә? Татарстанның мәгариф  һәм фән министры Рафис Борһанов «ВКонтакте» челтәрендә  уздырылган «туры элемтә»дә халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.

– Узган  уку елын  гадәти булмаган шартларда тәмамладык. БДИ күчерелде, вузларга  кабул итү дә август ахырына кадәр сузылды. Бер уку елын тәмамлап, икенчесен башлыйбыз кебегрәк булды. Икътисади яктан авыр ел булуга карамастан, барлык программалар, илкүләм проектларны тормышка ашыруны дәвам итәбез, – диде министр. – Олимпиадаларны үткәрү буенча да чикләүләр юк. Бөтен мәктәпләр дә  яңа уку елыннан югары тизлекле интернетка тоташтырылды. Бу читтән торып укуга гына генә бәйле түгел. Авыл һәм  шәһәр мәктәпләрендә бертигез  мөмкинлекләр тудырабыз. Татарстанда быел 12 мәктәп төзелә, шуның 8е яңа уку елында ачылачак. Алар барысы да  гаджетлар, лабораторияләр белән  тапшырыла, кыскасы, өстәмә бер әйбер дә сатып алырга кирәкми. 42  авыл мәктәбенең техник базасы яңартыла. 2022 елга кадәр 203е җиһазландырылыр дип планлаштырыла.  Дәүләт моңа 46, 9 миллиард сум акча бүлеп биргән.

Рафис Борһанов әйтүенчә, бәйрәм тантаналары саф һавада  узачак. Укулар өйдә түгел, мәктәптә дәвам итәчәк. Температураны үлчәү, аралыкны саклау, бер кабинетта уку, бүлмәләрне даими рәвештә юып, сафландырып тору – болар гадәти хәлгә әйләнәчәк.  Битлекләрне кию укытучыга да, укучыга да мәҗбүри түгел. Шулай да сакчыллык беркайчан да комачауламый. Әмма ашханә хезмәткәрләренә битлек-пирчәткә кияргә туры киләчәк.  Уку башланып берничә көн узуга ничек яшәргә кирәклеген беләчәкбез һәм ияләшәчәкбез. Укучылар бер генә кабинетта укыгач, бигрәк тә авыл мәктәпләрендә бүлмәләр җитәрме? Бу хакта кызыксынучылар да булды. Авыл мәктәпләрендә укучылар азрак, шуңа күрә проблема булмаячак.

– Дүрт смена дигәндә нәрсәне күздә тоталар? Балалар тәнәфесләрдә өелешеп тормасын өчен тәнәфесләр, дәресләр расписаниесе үзгәрә. Һәр мәктәп моны үзенчә көйли. Бер сыйныфта дәресне  икенчесенә караганда 15 минутка алданрак   башлауны  4 смена дип әйтеп буламы? – диде ул, сорауга  җавап  биреп.

Мәктәпләр биш көнлек укытуга күчәме? Биш көн укыймы, алтымы – моны мәктәпләр үзләре хәл итә. Ләкин уку программалары «Мәгариф турында»гы законга туры китереп үтәлергә тиеш. Министр бу урында шуны кистереп әйтте.

Әгәр пандемия кабатланса, яңа  электрон платформа  әзерме? Монысы да – бүген күпләрне кызыксындырган сорау.

– Электрон платформа  пандемия вакытында гына кирәкми,  әйтик,  укучы олимпиадага әзерләнгәндә дә,  бала  3-4  авырып китсә дә кирәк. Шуңа күрә аңа һәрвакыт әзер булырга кирәк. Бүген һәр мәктәп, укытучы үз платформасын тапты. Күбесе эшләргә өйрәнде, дәресләр реестры булдырылды, – диде Рафис Тимерханович.

Юрийның соравы ришвәт мәсьәләсенә кагыла иде. Бер ата-анадан яшәү урыны буенча теркәлмәгән мәктәпкә сабыен  1 нче сыйныфка  урнаштыру өчен 80 мең  сум сораганнар. Мондый очракта нишләргә? Шулай ук, эш дәфтәрләренә 700 сум акча сорыйлар, дип зарланучылар да бар иде.

– Бу очракта  безгә түгел, тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк. Мәктәптә белем  алу бушлай. Әгәр  дәрестән тыш программа буенча нәрсәдер сатып алырга теләсәләр, моны әти-әни, укытучы бергә  хәл итә. Берәүне дә мәҗбүр итәргә ярамый, – диде министр.

Туклануга бәйле сораулар да шактый булып чыкты. Меню барлык мәктәпләргә дә бертөрлеме? Анда коры-сарыга да урын булачак дип ишеттем… Түләмичә ашарга өметләнергәме? Министр әйтүенчә, әлегә  барлык укучылар бушлай тукланмый. Бары башлангыч сыйныф укучыларына гына кагыла бу. Меню бердәм булачак. Ул Роспотребнадзор тарафыннан расланган. «Боткага да, ашка да урын бар. Безнең  бурыч – балаларга ризыкны яраттыру,  тәлинкәдә калдыртмау», – диде ул.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 200 меңнән артык  бала бушлай тукланачак. Быелның 4 аенда чыгымнар 859,8 миллион сумны тәшкил итә,  шуның  498,7се – федераль, 361,2 миллионга якыны – республика казнасыннан. Татарстанда барлык мәктәпләрнең да азык әзерләү блоклары бар, 85 проценты  үзләре мөстәкыйль әзерли,  калганнары башка оешмаларны  җәлеп итә.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 


Фикер өстәү