Рөстәм Миңнеханов Марат Хөснуллин белән яңа яр буе буйлап йөреп чыкты

Рөстәм Миңнеханов РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова белән бергә Кабан күле буйлап йөреп чыкты. Бүген яр буеның икенче өлеше ачылды.

Рөстәм Миңнеханов кунакларга тарихи каркасны саклап калган җәмәгать киңлеген тулысынча реновацияләү мисалы буларак күрсәтте.

«Монда без күл ярдәмендә әйләнә-тирәлекне вакыйгалар белән тутыру идеясен тормышка ашыра алдык. Иң элек без күлнең Иске Татар бистәсенең тарихи тирәлеге белән бәйләнешен саклап калдык», — дип сөйләде Президент.

Хәзер эшләр күлдә төгәлләнде: ял итү өчен яңа урыннар барлыкка килде, күл яры буйлап «Планета Фитнес»тан алып Назарбаев урамындагы автомобиль күперенә кадәр җәяүлеләр юлы төзелде, барбекю зонасы һәм җәйге кофейня, көймәләр һәм катамараннар прокаты өчен пирс барлыкка килде. Шулай ук Мәрҗани урамындагы Иске Татар бистәсе дә төзекләндерелде, кроссфит буенча тренировкалар өчен спорт мәйданчыгы төзеделәр.

«Без кешеләрнең уңайлы тормышы өчен иҗтимагый киңлекләрнең никадәр мөһим булуын аңлыйбыз, шуңа күрә аларны үстерү өчен бөтен көчебезне куябыз: паркларны, скверларны һәм яр буйларын төзекләндерәбез, — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. — Шул ук вакытта һәрвакытта да халыкның фикерен исәпкә алабыз һәм аларның идеяләрен һәм инициативаларын хуплыйбыз».


Фикер өстәү