Хөснуллин Зур Казан боҗрасы турында: Хәзер Россиядә иң озын трамвай юлы — Казанда

Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасының беренче этабы — ТАССРның 100 еллыгы магистрале ачылды. Тантанада Россия Вице-премьеры Марат Хөснуллин хәзер Казанда «илнең иң озын трамвай юлы» булуын искәртте.

«Без Зур Казан боҗрасының иң катлаулы бүлеген ачтык, һәм мин аның никадәр кирәк булуын беләм. Нинди киң юл, анда дүрт полоса һәм ике трамвай юлы бар. Илдәге иң озын трамвай линиясе кыска вакыт эчендә төзелде, сүз уңаеннан, зур булмаган акчаларга. Мин моны күрүемә сөенәм һәм горурланам», — диде ул.

Вице-премьер бу проектны тормышка ашыру өчен өстәмә финанслау кирәк булганда, Россия Президенты Владимир Путин ярдәме күрсәтелүен искәртте.

«Владимир Владимирович хуплау нәтиҗәсендә, без коронавируска карамастан, илдә юл тармагы үсешенә өстәмә чаралар бүлеп бирдек, оператив рәсмиләштердек, акча күчердек. . Бүген без төзүчеләрнең кыска вакыт эчендә дә яхшы эшли алуын күрәбез. Әлбәттә, боҗра ябылырга тиеш», — диде Хөснуллин.

Марат Хөснуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мондый объект булдыру инициативасы өчен рәхмәт белдерде. «Бу объект аның хакына гына барлыкка килде. Рөстәм Нургалиевич „Әйдә эшлик, акча табыйк, без көне-төне эшләячәкбез, ләкин бу объектны төзербез“, дип әйтте», — ди искә төшерде Вице-премьер.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тормышка ашырылачак проектлар күп булуын әйтте. «Алар республика бюджеты хисабына тормышка ашырылачак, ләкин бик күп федераль ярдәм күрсәтелә. Безнең бурычыбыз — туктамау, Татарстанны яшәү өчен иң уңайлы төбәк итү», — дип билгеләп үтте ул.


Фикер өстәү