Винера Ганиева, Лэйна һәм башка артистлар Татарстанга багышланган клипта төшкән

Россиянең атказанган артисты Винера Ганиева, «Волга-Волга» төркеме лидеры Антон Салакаев һәм җырчы Лэйна «Татарстан Алга» җырына клипта бергәләп төшкән.

Шулай итеп алар Татарстан халкын Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлый.

Әлеге роликны төшергәндә артистлар Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов, «Ак Барс» хоккей клубы символлары, блогерлар Кызык-Мызык (Илназ Габидуллин), Искәндәр Гайсин, «Ямьле» вокал төркеме һәм башкалар катнашкан.

Видеода «КАМАЗ» һәм «Тесла» машинасын, Габдулла Тукай әкиятләреннән Шүрале һәм Су анасын күреп була.


Фикер өстәү