Россия транспорт министры: Татарстан — тиңләшәсе килә торган төбәкләрнең берсе

Россия Транспорт министры Евгений Дитрих Татарстан — тиңләшәсе килә торган төбәкләрнең берсе дип саный. Ул бу фикерен Зур Казан боҗрасының беренче этабын ачу тантанасында әйтте.

ТАССРның 100 еллыгы магистрален ачу тантанасында Дитрих Татарстан халкының «эшли белүен һәм яратып эшләвен» искәртте.

«Биредә бик тиз һәм югары сыйфатлы итеп эшлиләр. Бу объект төзүчеләрнең зур эше генә түгел, ул шулай ук территориянең комплекслы төзелеше дә. Мондый комплекслы якын килүне без „Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары“ илкүләм проекты кысаларында кулланабыз», — диде Транспорт министрлыгы башлыгы.

Зур Казан боҗрасының беренче этабы — Мидһәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр 800 метрлы өлеше 2019 елның июлендә төзелә башлады. Ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

Монда дүрт полосалы юл, трамвай юллары, Ферма шоссесы өстеннән юл, җәяүлеләр кичүе барлыкка килде.

 


Фикер өстәү