Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инстаграм» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Республика көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды.
«Туган көнең белән, яраткан республикам! Чәчәк ат, газиз Татарстан!» — дип язган Президент.
Видеода республиканың бүгенге тормышын чагылдырган кадрлар гына түгел, кинохроника белән дә танышырга мөмкин.
Матур видеорәт татар һәм рус телләрендәге шигырьләр белән тулыландырылган. Шигырьләрнең берсе: «Туган көнең белән, республикам, бары тик алга!» — дигән юллар белән төгәлләнә.
https://www.instagram.com/tv/CEf87hvo5LD/?utm_source=ig_embed