Рөстәм Миңнеханов яңартылган Милли китапханә бинасын карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, 30 августта, яңартылган Милли китапханә бинасын карады. Әлеге китапханә «Казан» милли-мәдәни үзәгенә күченгән иде.

Хәзер биредә бөтен уңайлыклар да бар, китапханәне классик китапханәләр белән чагыштырып та булмый. Беренче катта «яңа буын китапханәсе» урнашкан. Монда уку залы белән беррәттән, балалар, яшүсмерләр өчен мәйданчыклар, музыка, компьютер бүлмәләре бар. Икенче катта менә «классик» уку залы урын алган.

Рөстәм Миңнехановка татар язуы тарихына багышланган борынгы китаплар, кулъязмалар һәм фотосурәтләр күргәзмәсен күрсәттеләр. Президент әйтүенчә, бу урын яшьләрне дә, өлкәннәрне дә кызыксындыра алачак. Аның фикеренчә, корылманы реконструкцияләү республика өчен таныш булган объектны саклап калырга һәм шул ук вакытта аңа яңа сулыш өрергә ярдәм иткән.


Фикер өстәү