Китапханәнең – өй туе, «Чайка»ның – беренче рейсы, экстрим-парк: 100 еллыкка Татарстан нинди бүләкләр алды?

Татарстанның 100 еллыгына республикада шактый корылмалар яңартылды, өр-яңалары сафка басты.  

Кабан күле яр буе

Яңа машина юлы, яр буе. Республика бүләкләрне туган көнгә бер көн кала кабул итә башлады. 29 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән бергә Кабан күле буйлап йөреп чыкты. Бу көнне яр буеның икенче өлеше ачылды. Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова кунакларны әлеге яңа урын белән таныштырды.

Яр буе яңартылса да, тарихи тирәлек белән бәйләнешен югалтмаган. Моны Президент та искәртте. Күл тирәсендә эшләр төгәлләнгән инде: ял итү урыннары барлыкка килгән, җәяүлеләр юлы төзелгән, җәйге кафе, барбекю зонасы, махсус пирс бар.

Яңартылган яр буен ачу тантанасында танылган актер, Россиянең халык артисты Сергей Безруков та бар иде.

– Казан матур урыннары белән болай да дан тота иде, яңа яр буе тагын да сокландырды. Иң мөһиме – бу эшләрнең барысы да халык өчен башкарыла, – диде ул.

Президент исә шунда ял итүчеләр белән дә аралашты.

– Без кешеләрнең уңайлы тормышы өчен җәмәгать урыннарының никадәр мөһим булуын аңлыйбыз, шуңа күрә аларны үстерү өчен бөтен көчебезне куябыз: паркларны, скверларны һәм яр буйларын төзекләндерәбез, — диде ул.

Зур Казан боҗрасы

Иң озын трамвай юлы – Казанда. Бу көнне башкалада Зур Казан боҗрасының беренче этабы – ТАССРның 100 еллыгы магистрале ачылды.

– Зур Казан боҗрасының иң катлаулы бүлеген ачтык. Мин аның никадәр кирәк булуын беләм. Нинди киң юл, анда дүрт полоса һәм ике трамвай юлы бар. Илдәге иң озын трамвай линиясе кыска вакыт эчендә төзелде. Моны күрүемә сөенәм һәм горурланам, – диде Марат Хөснуллин.

Зур Казан боҗрасы ачылышында Рөстәм Миңнеханов 100 еллык уңаеннан тормышка ашырыласы проектларның күп булуын әйткән иде. «Алар республика бюджеты хисабына тормышка ашырылачак, ләкин федераль ярдәм дә күп күрсәтелә. Безнең бурыч – туктамаска, Татарстанны яшәү өчен иң уңайлы төбәк итәргә», – ди Президент.

Юдино

30 август иртәсендә рәсми затлар Юдино бистәсендәге «Юлдаш» яшьләр үзәген ачты. Бина күптән төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Хәзер биредә тау туризмы, скалодром, тир һәм башка уңайлыклар бар. Үзәккә аена 350 кеше йөри ала.

Юдино бистәсендә капиталь төзекләндерүдән соң 1959 елгы Тимерьюлчылар мәдәният сарае бинасы да ачылды. Мәдәният йортының 480 урынга исәпләнгән концерт, күпфункцияле ике залы бар хәзер.

Экстрим-парк

Россиядәге иң зур экстрим-парк та – Татарстанда. 30 августта Миллениум күпере янында барлыкка килгән «Урам» паркының ачылышы булды. Биредә Рөстәм Миңнеханов спортчылар белән аралашты, аларның чыгышларын карады. Бу паркка ихтыяҗ күптәннән бар иде. Аны спортның шундый төрләре белән мавыгучылар аеруча көтте.

Милли китапханә

Бәйрәм көнне кунаклар Милли китапханәне дә карады. «Казан» милли мәдәният үзәгенә күчерелгән бинада капиталь ремонттан соң үзгәрешләрне кунаклар югары бәяләделәр. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин бинага аеруча сокланды.

– Мин бүген кайбер объектларны карап чыктым да соклануымны белдерергә сүз таба алмыйм. Менә шушы искиткеч иҗат эшенә сокланам, бу – дөнья дәрәҗәсендәге иң югары мәдәният һәм мәгариф объекты, – диде ул. – Мин хәтерлим: без монда элек киңәшмәләрдә елына бер тапкыр җыелдык. Караңгы, шыксыз иде бу урын. Ә хәзер кердем – шундый якты, шундый матур! Иң мөһиме, яр буйлары шундый матур, манзара!

Китапханә чыннан да сокланырлык. Хәзер биредә бөтен уңайлыклар да бар, аны гадәти китапханәләр белән чагыштырып та булмый. Беренче катта яңа буын китапханәсе урнашкан. Монда уку залы белән беррәттән, балалар, яшүсмерләр өчен мәйданчыклар, музыка, компьютер бүлмәләре бар. Икенче катта классик уку залы урын алган.

Кунакларга татар язуы тарихына багышланган борынгы китаплар, кулъязмалар һәм фотосурәтләр күргәзмәсен күрсәттеләр. Президент әйтүенчә, бу урын яшьләрне дә, өлкәннәрне дә кызыксындыра алачак. Ул китапханәгә 40 мең китап алу өчен сертификат тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов шунда ук мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен дә тапшырды. Исегезгә төшерәбез: әлеге мәртәбәле бүләккә быел Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен), Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен), Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен) һәм «Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина лаек булды.

«Чайка» судносы

30 август көнне автомобильләрне газ белән тулыландыруның беренче өч компрессор станциясе (АГНКС) ачылды һәм сыекландырылган табигый газ ягып эшләүче «Чайка» пассажирлар судносын рейска чыгару тантанасы булды. Марат Хөснуллин судноның штурвалына да утырып карады.

Районнарда

Бүләкләрне башкалада гына түгел, районнарда да өләштеләр. Ел саен Республика көнендә төрле биналар ачыла. Мәсәлән, Зәй районының Аксар авылында мәдәният йорты, шәһәр ипподромында «Спарта» яшүсмерләр клубы ачылган; Актанышта мәшһүр җырчы Әлфия Авзаловага һәйкәл куелган. Барлык районнарда да җырлы-биюле тамашалар оештырылды.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү