2 ел элек йортына кергән каракларны үтергән Бөгелмә эшмәкәренең гомерен өзгәннәр

Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданинны атып үтергән кеше кулга алынган, ул Самара өлкәсендә яшәүче кеше булып чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентылыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән.

43 яшьлек эшкуарны бүген башына атып үтергәннәр. Шикләнелүче 54 яшьлек ир-атны Татарстан буенча Россия Тикшерү комитетына тапшырганнар. Ул Әрмәнстан кешесе.

Исегезгә төшерәбез:  ике ел элек Евгений Деданин йортына ике коралланган ир бәреп кергән иде. Алар эшмәкәрне, аның хатынын һәм дустын бәйләп куялар. Деданин бауларын чишеп, ике җинаятьчене дә үтергән иде.

 


Фикер өстәү