Әлфия Авзалованың кызы әнисе музеенда булган

2019 елда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә Актаныш гимназиясендә интерактив музей ачылган иде. Музей белән беренче тапкыр танышырга Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова килгән. Бу хакта Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итте.

Әлфия ханымның фотографияләре, афишалар, яшь чагында төшерелгән фильм-клиплар, 70нче елларда радиодан яңгыраган җырлар Зөлфия ханымны битараф калдырмаган.

«Бүгенге көн минем өчен сөенечле дә, моңсу да. Хисләрем ташый. Актанышка, аның җитәкчелегенә, халкына рәхмәтем чиксез зур»,  — дигән ул музейда йөргәндә.

Фото: aktanysh.tatarstan.ru


Фикер өстәү