Тик мондый түләүгә кайбер хезмәткәрләр исәп тота алмый. Төп шарты – рәсми хезмәт килешүенә ия булу.
Белгеч сүзләренә караганда, өстәмә түләү ялдагы хезмәткәрнең эш хакының 30 проценты чамасын тәшкил итә. Ләкин хезмәт килешүе нигезендә эшләүче хезмәткәр генә аны алуга хокуклы. Граждан-хокук килешүе буенча эшләүчегә (даими түгел, ә вакытлыча, билгеле бер эш булганда гына) хезмәт законы нормалары кагылмый.
Волкина билгеләп үткәнчә, ялга киткән хезмәткәрнең бурычлары берничә хезмәттәше арасында бүленсә, һәммәсенә бүлеп түләнергә тиеш. Шул ук вакытта хезмәткәрләр, коллегасыныкы белән беррәттән, үзләренең төп бурычларын да үтәүне дәвам итә.
Төп эштән тыш, өстәмә эшне үтәгән өчен дә түләү Россия Хезмәт кодексының 151 статьясында каралган. Аның күләме хезмәткәр белән эш бирүче арасындагы килешү буенча билгеләнеп, оешманың документында күрсәтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез