Татарстанда нефть-газ химиясе форумы башланды

2 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan Expo күргәзмә үзәгендә нефть-газ химиясе форумын ачылышында катнашты.

Бу форум быел Татарстанның 100 еллыгына багышлана.

Татарстан Президенты үз чыгышында ел саен үткәрелә торган әлеге форумның мөһимлеген ассызыклады. Биредә 100дән артык экспозиция әзерләгән, 18 төбәктән катнашучылар бар.

Күргәзмә 2-4 сентябрь көннәрендә эшләячәк. Форумны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Казан ярминкәсе» оештыра.

Ачылу тантанасында шулай ук Россия энергетика министры урынбасары Антон Инюцын һәм Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты. Алар форум башлануын искәртеп, символик тасманы кисте.


Фикер өстәү