Рөстәм Миңнеханов: Геннадий Шмаль илебезнең нефть, газ, химия тармагы үсешенә гаять зур өлеш кертте

Дәүләт Советында Көнбатыш Себер нефть-газ комплексын коручыларның берсе булган күренекле нефтьче һәм төзүче Генадий Иосифович Шмальнең 85 еллыгына багышланган «Эта Земля выбрала нас» дигән китабы  тәкъдир ителде. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Генадий Шмаль илебезнең нефть, газ, химия тармагы үсешенә гаять зур өлеш кертте. «90 нчы еллар ахырында, мин Хөкүмәттә эшли башлагач, бу күркәм  кеше тирәсенә бер төркем кеше җыелган иде. Алар илебезнең киләчәге, нефть, газ һәм нефть химиясе тармаклары үсеше турында сөйләделәр. Аларның тавышлары безгә килеп җитте. 25 еллык чорны алсаң, республикабыз бик җитди юл үтте. Бу тулы газлаштыру да, эре нефть химиясе комплекслары төзелеше дә», — диде ул. Татарстан Рәисе шулай ук «Эта Земля выбрала нас» китабының үсеп килүче буынны тәрбияләүгә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Генадий Шмаль чыннан да легендар шәхес, ул Советлар Союзында һәм бүгенге Россиядә зур җитди эшләрнең чишмә башында торган кеше.

Генадий Шмаль үз чиратында республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм  илнең нефть, газ, химия комплексының киләчәктә дә үсешенә өмет белдерде.

Генадий Шмаль 1937 елда Краснослободск шәһәрендә (Мордовия) туган. Березниктитано-магний комбинатында инженер-технологтан СССР Нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре төзелеше министрының беренче урынбасарына кадәр хезмәт юлы узган. 1998 елдан бирле Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеген җитәкли.


Фикер өстәү