Барысы да алдана. Дәүләт Советында Татарстандагы җинаятьчелек турында сөйләштеләр

Күпме генә сөйләп торсалар да, Татарстанда мошенниклар кармагына эләгүчеләр саны кимеми. Хокук саклаучылар әнә шуңа уфтана. Мошенниклык очраклары буенча зыян күләме 80 миллион сумга җиткән. Казанда яшәүче берәү, ялган банк хезмәткәренә акча күчерү өчен, фатирын да саткан хәтта.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов чыгыш ясады. Ул 2022 елда полиция эшчәнлеге турында хисап тотты.

– Татарстанда теркәлгән җинаятьләр саны тотрыклы булып кала. Шул ук вакытта авыр һәм аеруча авыр төрләре саны кимеп, соңгы 15 ел эчендә иң түбән күрсәткечкә җитте. Гомумән алганда, Татарстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе тулаем илкүләм күрсәткечләрдән түбәнрәк, – диде Алексей Соколов.

Заманасына күрә өстенлекле юнәлешләрнең берсе – IT технологияләр ярдәмендә кылынган җинаятьләрне тикшерү. Сүз уңаеннан, соңгы биш елда Татарстанда мондый тикшерүләр саны биш тапкыр арткан. Былтыр, мәсәлән, шундый 18 меңгә якын очрак теркәлгән. Аларның күп өлеше, тәгаен әйтсәк, 9 меңнән артыгы мошенникларга туры килә. Тагын 4 меңгә якын очракта банк картасыннан акча урлаганнар. Ә 1600 очракта интернет аша наркотик матдәләр белән сату иткәннәр. Узган ел читтән торып кылынган караклык очраклары аркасында гына да 2 миллиард 895 миллион сумлык (!) зыян килгән. Соңгы елда тәүге тапкыр мондый җинаятьләр санының кимүен дә әйтте министр урынбасары. Читтән торып кылынган бер җинаять очрагы турында да сөйләде.

– Ставрополь краенда теркәлгән Нәҗметдинов фамилияле кеше тоткарланды. Ул Дәүләт Думасы комитеты рәисенең беренче урынбасары Делимханов исеменнән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга дип, ил төбәкләре башлыкларын, шул исәптән Татарстан районнары җитәкчеләрен алдап, җиңел юл белән акча эшләп яткан, – диде Алексей Соколов.

Халыкны күбрәк ничек итеп төп башына утыртырга тырышулары да билгеле. Баксаң, мошенниклар булачак «корбан»нарына иң күп очракта банк хезмәткәре булып шалтырата икән. «Республикада кырыгалдарларга бәйле теркәлгән барлык җинаятьләрнең һәр бишенчесе нәкъ менә телефон мошенникларына туры килә», – диде министр урынбасары. Казанда бер хатын-кыз, фатирын сатып, алдакчыларга 9 миллион сум акча күчергән әнә.

Алексей Соколов бүген халык арасында киң таралган онлайн сатып алулар барышында да игътибарлырак булырга киңәш итте. Ник дисәң, төрле сату-алу сайтларында алдау очраклары арткан.

– Халыкны арзанлы товар белән кармакка эләктерәләр, – диде министр урынбасары. – Соңгы мисалларның берсе: Теләчедә яшәүче берәү, «Авито» сайты аша арзан бәягә ашлама сатып алам дип, 667 мең сум акчасыннан колак каккан. Әлеге очрак буенча Чаллыда ике мошенник тоткарланды. Тикшерү эше дәвам итә.

Беренче карашка, алдауның инде искергән булып тоелган ысулларын файдаланып, халыкны кабат төп башына утыртырга теләүчеләр дә җитәрлек. «Мәсәлән, туганыгыз юл һәлакәтенә эләкте, ашыгыч рәвештә акча кирәк, дип еш шалтыраталар. Мондый коткыга бирелмәгез», – дип тагын бер кат кисәтте Алексей Соколов. Шундый җинаять очраклары буенча гомуми зыян күләме 80 миллион сумга җиткән.

Алдакчыларга күбрәк кемнәрнең ышануы да билгеле. Бу – нигездә 30–49 яшьлекләр (барлык зыян күрүчеләрнең өчтән ике өлеше). Ярык тагарак янында утырып калучыларның һәр дүртенчесе – 18–30 яшьлекләр, һәр алтынчысы – пенсионерлар.

Эльвира Вәлиева

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/

 


Фикер өстәү