Казанның Адмиралтейство бистәсендәге авария хәлендәге йорт буенча җинаять эше кузгатылган

Йорт 1933 елда төзелгән.
Казанның Адмиралтейство бистәсендәге тарихи йортның (Мало-Московская урамы, 30) авария хәлендә булуы сәбәпле җинаять эше кузгатылган.

Йорт 1933 еллар тирәсендә төзелгән. Элекке 169нчы ат арбасы детальләре заводының тулай торагы булган. Анда яшәүчеләр күп еллар буе йортның начар хәлдә булуына зарланган: түшәмнәре черегән, диварлары җимерелә, уңайлыклары юк. Кешеләргә ничек тә ярдәм итү, “боз”ны урыныннан кузгатып җибәрү ниятеннән, бу теманы журналистлар да берничә тапкыр күтәргән.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, йортның торышы белән, ниһаять, хокук саклау органнары кызыксына башлаган.


Фикер өстәү