Ришат Төхвәтуллин балалар өчен продюсерлык үзәге ачкан

Ришат Төхвәтуллин «Сәйлән» телевизион балалар проектында жюри буларак чакырылган булган. Шунда катнашканнан соң, ул талантлы балаларның күплегенә сокланып, үз продюсерлык үзәген ачкан.

– Халкыбызның талантларга бай булуыга тагын бер кат инандым. Конкурстан соң балалар белән аралашкач, мин аларның төп проблемаларын ачыкладым: бу музыкаль яктан бизәлеш, үз яшенә туры килмәгән репертуар сайлау һәм, әлбәттә, тавыш кую, вокал техникасы белән бәйле кыенлыклар.
Һәм шунда, чын мәгънәсендә сәләтле балаларга яңа дәрәҗәләргә күтәрелергә ярдәм итәрдәй музыкаль продюсерлык үзәген (лейбл) ачу идеясе туды, — ди җырчы. Ришатка изге эшендә зур уңышлар теләп калабыз.

https://www.instagram.com/p/CEW9rYxhpOT/?utm_source=ig_embed


Фикер өстәү