Республика Хөкүмәтендә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне чираттагы тапкыр йомшарту турында карар кабул ителгән. Яңа нормалар бүгеннән законлы көченә керә.
Аерым алганда, Татарстан Министрлар Кабинетының 2 сентябрь, 2020 ел, № 774 карары нигезендә, кафе һәм рестораннарның ачык верандалары һәм террасаларында үткәрелә торган мәҗлесләрдә күбрәк кеше – 50 түгел, ә 100 кеше катнашу рөхсәт ителә. Хәер, мәҗлестә һәр кешегә туры килә торган мәйдан элеккечә үк – кимендә 4 кв метр күләмендә кала.
Шулай ук рәсми физкультура һәм спорт чараларында тамашачыларның чик саны да арттырылган: хәзер тамашачылар урыннары 50 процентка тулы була ала. Моңа кадәрге норма 25 процент иде.