Татарстанда автобус белән машина бәрелүдән 6 кеше зыян күргән

Татарстанның Лаеш районында бүген юл һәлакәте булган, анда алты кеше имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген иртәнге сигез тирәсендә Казан-Оренбург юлында автобус белән җиңел автомобиль бәрелешә.

«Авариядә алты кеше имгәнде. Ике кеше авыр хәлдә. Аларны Республика клиник хастаханәсенә илттеләр. Тагын дүрт кешенең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Аларны да Республика клиник хастаханәсенә озаталар», — диделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

 


Фикер өстәү