«Яшь профессионаллар» чемпионатының финалын онлайн күзәтергә мөмкин булачак

«Яшь профессионаллар» VIII илкүләм чемпионатының финалына Татарстаннан 24 катнашучы үткән.

Алар 21 төрле компетенция буенча ярышачак. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. «Финалга чыкканчы бик озак күнегүләр булды. 2019 елның декабреннән 2020 елның сентябренә кадәр безнең министрлык Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге белән берлектә җыелма команда әгъзаларын әзерләде», – диде министр. Финал ярышлары 6 – 21 сентябрьдә, дистанцион форматта узачак. Ярыш мәйданчыклары итеп Татарстанда 45 урын билгеләнгән. Бу – төрле көллиятләр, уку йортлары, махсус үзәкләр. Финалны онлайн күзәтергә мөмкин булачак. Ярышларның ничек узуын дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан теләгән һәр кеше карый алачак. Трансляция «Ютуб»та көн саен дүртәр сәгать барачак.


Фикер өстәү