Сайлау көнне грипптан вакцина ясату мөмкин булачак

Шул ук вакытта республикада грипптан вакцина ясау кампаниясе алып барыла. 57 меңнән артыграк кешегә прививка ясалган инде.

«Роспотребнадзор»ның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, республикага кайтарылган вакцинаның 21,5 проценты чамасы «хуҗасы»на барып ирешкән дигән сүз. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта төп игътибар үзәгендә – укытучылар, укучылар һәм студентлар. Игътибар: сайлау вакытында сайлау участокларында мобиль пунктлар эшләячәк. Аларда да прививка ясату мөмкинлеге булачак. Шушы көннәрдә Казан метросы станцияләре тирәсендә дә гриппка каршы вакцина ясау оештырылачак.


Фикер өстәү