Кишер согы ясау ЫСУЛЫ

Кирәк була: 3 кг кишер, 1 данә лимон, 3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 л су.

Кишер, лимонны юабыз. Сок өчен кабыгы да кирәк, шуңа күрә аларны әрчемибез. Ул арада банкаларны духовкада 20 минутка стерильләштерергә куябыз. Кишер һәм лимонны сок чыгарта торган җайланма аша чыгарабыз. Эмаль савытка сокны салабыз, су өстибез. Утка куябыз. Шикәр комы өстибез, болгатабыз. Кишер согын кайнатып чыгаргач, утны киметәбез һәм тагын 5 минут кайнатабыз, күбеген җыеп алабыз. Сокны банкаларга тутырабыз, капкач белән каплап куябыз. Аны бүлмә температурасында саклыйбыз.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү