Татар малайның гаиләсендә сөенечле яңалык бар

Илүзә һәм Ринат Галиәхмәтовлар гаиләсендә сөенче. Аларның кызлары туган!
– Кыз икәнен дә белдек, көттек тә. Улым шалтыратып әйткәч, каушап киттек. Бик сөенәбез. Бәхетле, сәламәт бала була күрсен! Малай оныклар янына инде кызлы да булдык, – ди Ринатның әнисе Әлфия апа.

Ринат инде әниләренә оныкларын видеога төшереп җибәргән. Алла бирса, Галиәхмәтовлар Илүзә белән оныкны бала табу йортыннан каршы алырга киләчәк.


Фикер өстәү