Азат Фазлыев: «Үземнең күчермәм бит бу кыз, дип, сине безгә бирмәгән дә булыр иде»

Бүген Алсу һәм Азат Фазлыевларның сөенечле көннәре – кызлары Зифа дөньяга килгән көн икән. Бу хакта җырчылар социаль челтәрләрдә хәбәр иттеләр.

– Тормышымда иң бәхетле көннәремнең берсе – кызым-йолдызым Зифа туган көн! Аңа бүген 2 яшь. Әле генә корсакта иде бит, диярсез. Әйе, 2 ел үтте дә китте. Гомер дә шулай тиз узадыр. Кызым туасын белгәч, халәтемне аңлатып бетерә алмыйм. Бу – мин гомер буе хыялланган Аллаһның олы бүләге. Ике улымнан соң, ике бәхетемнән соң, өченче сабыем. Аллаһ күпсенмәсен. Кызым-йолдызым, Зифам, күз нурым – көн дә кабатлый торган сүзләрем.

Өч балама да теләкләрем: озын бәхетле хәерле гомер, саулык-сәламәтлек, уңышлар, тормыш җилләре канатларын каермыйча, илгә файдалы, кирәкле кешеләр булып, үз эзләрен калдырсыннар иде! Ә без үз чиратыбызда, кешелекле, ярдәмчел, эшчән, киң күңелле, тәүфыйкле, матур күңелле итеп үстерергә тырышырбыз! Яхшы кешеләрнең кадерле балаларына тормыш иптәше булып, чын хатын-кыз бәхете күреп яшәргә язсын киләчәктә!

Балаларымны сакла, Аллаһым! Тигезлектә, пар канатлы итеп үстерергә язсын. Кызым, Зифам, бәхетле бул, – дигән Алсу социаль челтәргә урнаштырылган постында.

Азат кызын да котлаган, әнисен дә искә алган, Алсуга да рәхмәтен җиткергән.

– Мин бик бәхетле, 2 ул һәм 1 кыз әтисе булуыма. Ходайга рәхмәтем чиксез. 2 улдан соң хыялым – кыз әтисе булу иде. Улларымны бик яратам, аларга мин – әти дә, дус та. Кызым белән безнең аерым бер төрле мәхәббәт. Әти-кыз яратуы. Мәңгелек мәхәббәт. Бәхетле бул, чәчәгем. Юлларыңда яхшы күңелле кешеләр генә очрасын. Сәламәт булып, әти-әни назыннан, абыйларың яратуыннан Ходай аермасын.

Бабаең: «Әбиең кебек матур син», – дип, ярата иде үзеңне. Әбиең сине күргән булса, «үземнең күчермәм бит бу кыз» дип сине безгә бирмәгән дә булыр иде.

Әнисе белән бергә тигезлектә үстерергә насыйп булсын балаларыбызны. Кыз әнисе булган көнең белән. Рәхмәт 3 балам өчен, – дигән Азат.


Фикер өстәү