“100% Татарстан” онлайн-мәйданчыгына рәхим итегез!

5 сентябрьдә, “100% Татарстан” зур онлайн-чарасы кысаларына, 100tatarstan.com сайтында  берьюлы ике юнәлеш – мәдәният һәм спорт буенча онлайн-режимда лекцияләр, репортажлар, интервью, панель дискуссияләре һәм мастер-класслар узачак.  

Көннең төп темалары – милли мәдәниятне ничек кызыклырак итәргә, Татарстан мәдәнияте ничек үстерелә, дигән сорауларга җавап табу, тотрыклылык һәм иминлек, тарихи җирлекләрне үстерү, шәхси музейларның роле, Казан – су спорты төрләре буенча үзенә тартып тору үзәге һ.б. Чараларда мәдәният министры Ирада Әюпова, спорт министры Владимир Леонов, “Ак барс арена” АҖ генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты  Хулио Маглионе, хореограф, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, Камал театры директоры Ильфир Якупов һ.б.

6 сентябрьдә исә  “Инвестицияләр һәм эшмәкәрлек” буенча лекцияләр, репортаж, интервью һәм панель дискуссияләре көтелә. Чара барышында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һ.б.  халыкның финанс мәсьәләсендәге аң-белеме дәрәҗәсе, Татарстанның өстенлекле инвестицион проектлары, шулай ук Россия төбәкләренең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

“100% Татарстан” – гади кешеләрне, бизнес, хакимият вәкилләрен һәм әйдәп баручы экспортларны берләштерүче эшлекле киңлек ул. Анда Татарстанны алга таба үстерү буенча төп темалар карала. Чара 30 августтан – 10 сентябрьгә кадәр онлайн-режимда үткәрелә.

 


Фикер өстәү