Татарстанда 26 яңа коронавирус очрагы ачыкланды

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йоктыруның 26 очрагы теркәлде. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада 26 кеше яңа коронавирус йоктырган. Шулай итеп, Татарстан Республикасында үсеш буенча барлыгы 6 644 очрак ачыкланды”, — дип хәбәр итте спикер.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, Covid-19 дан барлыгы республиканың 5 мең 489 кешесе дәваланган.


Фикер өстәү