Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш спортчылары белән очрашты, туй парадында катнашты

Мамадыш яңарышта! Йортлар төзелә, юллар салына, мәктәп-бакчалар ачыла, яшьләр кавыша, бәбиләр туа, читкә киткәннәр кире күченеп кайта. Шәһәрнең кайсы ягыннан гына кермә, нидер төзиләр. Бу барганда гадәтләнгән юлдан түгел, шәһәрнең икенче башыннан кердек. Бу ягында ипподром икән. Кунаклар килүгә дә ул сәбәпче. Яңартылган  ипподромны икенче кат ачтылар, ул стадион-ипподром дигән яңа исем алды. Төзекләндерү  «Торак һәм шәһәр мохите» дип аталган илкүләм проект кысасында Бөтенроссия бәйгесендә катнашып откан грант акчасына башкарылган. Аны ачарга Татарстан Дүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде.

– Әгәр берничә ел килми  торсаң, Мамадышны бөтенләй танымый торыр идең. Килгәндә басуларыгызга сокландым. Уңышка өмет зур. Ә бит кайчандыр сезнең район турында анда икмәк тә үсми, бөтен җиргә имән утыртырга кирәк дигәннәр иде. Кайсы гына өлкәне  алма, үрнәк эшләрегез бар,  –  диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе яңа ипподром-стадионны күреп шаккатты. Элек Сабантуйлар, төрле бәйгеләр уздырган урын хәзер үзе бер шәһәрчекне хәтерләтә. Әкренләп янәшәсендә яңа бистәләр төзелә башлаган. Шуннан ерак түгел, кышын чаңгы юлына әйләнәчәк, җәен велосипедчылар, роликта йөрүчеләр өчен бар уңайлыклары булган агачлыкка килеп керәсең. Нарат-чыршылар арасында ял итүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә урын җитәрлек. Ул урыннан сулга карасаң, Нократ күренә. Аңа таба төшәсе юлны чана шуу тавы итмәкчеләр. Ә инде Нократ буенда  суга сикерү өчен тарзанка ясарга җыеналар. Бу хакта район башлыгы Анатолий Иванов  сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин район спортчылары белән очрашты. Араларында төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр дә, укытучылар да, тренерлар да бар иде. Аралашу җанлы үтте. Дәүләт Советы Рәисе тренерларга рәхмәтен җиткерде. Алар, үз чиратында, республика җитәкчеләренә спортны җәелдерү, балаларны физик тәрбиягә тарту өчен барлык шартлар тудырганнары өчен  рәхмәтен әйтергә ашыкты.

Хәер, кыска гына сәфәрендә  Дәүсовет Рәисенә районның бар  уңышын, уңган-булган егет-кызларын күрсәтергә тырыштылар. Күптән түгел гаилә корган яшь гаиләләр парадын да күреп китте ул. Әле үзен дә хатыны  Луиза ханым белән бергә яшәүләренә 50 ел тулу белән котладылар. Ә ул исә яшьләргә бәхетле яшәү серләрен ачты. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан моннан 100 ел элек узган туйларны да сәхнәләштереп күрсәттеләр.

–  Тормышыбыз көннән-көн яхшыра.  Әле кайчан гына ташландык булган җирләрдә хәзер чәчәк үсә, йортлар салына. Яшь буынга бик тә рәхәт чор эләкте. Районда мөмкинлекләр күп. Телисең икән, бассейнда йөз, төрле спорт түгәрәкләренә йөр. Зур шәһәрләрдән ким яшәмибез, – ди Мамадышта яшәүче Лилия Низаметдинова.

Анатолий Иванов исә шушы көннәрдә генә  «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектында катнашып,  50 миллион сум грант отканнарын да хәбәр итте. Бу акчаның кая китәсе дә билгеле: тагын төзелеш, тагын халыкны шаккатырмакчылар. Сүз уңаеннан, республикада яр буйларын да иң беренчеләрдән булып мамадышлылар төзекләндерде.  Әле дә күрше-тирә районнарда яшәүчеләр Мамадышка килеп ял итәргә ярата.

– Республика районнарының барысы да тырышып эшли. Алардан калышасы  килми бит, алданрак та барасы килә әле, – ди район башлыгы.

  


Фикер өстәү