D витамины  җитмәү коронавирус белән авыру куркынычын арттыруын ачыклаганнар

Чикагоның медицина университеты галимнәре D витамины җитенкерәмәүнең коронавирус инфекциясен ияртү куркынычын арттырырга мөмкин булуын ачыклаган.

Белгечләр мәгълүматларына караганда, организмында әлеге витамин аз булган кешеләр COVID-19 белән ике тапкыр ешрак чирләгән. Аларның әйтүенчә, D витамины иммунитетны ныгытуда зур роль уйный. Аны тиешенчә куллану сулыш юллары авырулары килеп чыгу ихтималын нык киметә.

Шул ук вакытта, тикшеренүләр мәгълүматлары нигезендә, АКШта яшәүчеләрнең яртысы диярлек шушы витамин җитмәүдән интегә, ди тикшеренүчеләр.

Моңа кадәр Исландиядә коронавирус кичерүчеләр арасыннан 90 проценттан артгырагы организмында антитәнчекләрнең дүрт ай дәвамында югары дәрәҗәдә саклануы билгеләнгән булган.

 


Фикер өстәү