Сочида 11 турист югалган, аларның 8е – балалар

Сочи тауларында 11 кешедән торган туристлар төркеме югалган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Өч өлкән кеше һәм 9 яшьтән 16 яшькәчә сигез бала Сочидагы Эсто-Садок бистәсеннән Роза Пикка ерак булмаган күлгә киткәннәр һәм юкка чыкканнар. Әлеге төркемдә роликлы чаңгылар белән шөгыльләнүче балалар һәм аларның тренерлары булган. Аларның Тверьдан килүе мәгълүм.

Коткаручылар Роза Хутордагы күл буйларыннан эзләп караганнар, тик әлегә нәтиҗәсез.

Эзләү эшләренә 64 кеше һәм 12 берәмлек техника җәлеп ителгән.


Фикер өстәү