Чөгендердән уылдык ясау ЫСУЛЫ

Кирәк була: 3 данә чөгендер, 1 баш суган, 2 аш кашыгы томат пастасы, тоз, борыч, 4 аш кашыгы үсемлек мае кирәк булыр.

Чөгендерне угычтан уасы, суганны вак-вак итеп турыйсы. Табага май салып, суган һәм чөгендерне бергә кыздырасы. Аннан табага 50 – 70 мл су салып, томат пастасы, тоз, борыч өстәп, барысын бергә болгатасы. 15 минут дәвамында сүрән утта томалап пешерәсе.


Фикер өстәү