Татарстанда 157 мең кеше грипптан прививка ясаткан

Татарстанда вакцинация кампаниясе башланганнан бирле якынча 157 мең кеше  грипптан прививка ясаткан инде.

Шулай итеп, Татарстанга кайтарылган вакцинаның беренче партиясенең яртысы диярлек файдаланылган. «Роспотребнадзор» Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, вакцина Россиядә җитештерелгән, һәм ул быел безгә киләчәк грипп штаммнарына каршы көрәшердәй составтан тора.

Санитар табибы сүзләренә караганда, хезмәт коллективларында кешеләрнең кимендә 75 – 80 процентының прививка ясатуы грипптан күпләп чирләүдән котылып калу мөмкинлеге бирәчәк. «Предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм. Хезмәткәрләрегез бер-бер артлы «больничный»га китеп бетмәсен өчен коллективта прививка ясатучылар өлеше 75 – 80 процент тәшкил итәргә тиеш», – диде ул матбугат конференциясендә. Аның сүзләренә караганда, республикада яшәүчеләрнең – 60 процентына, ә инде төрле авырулар төркемнәренә керүчеләрнең 75 процентына вакцинация үткәрелергә тиеш.


Фикер өстәү