Рөстәм Миңнеханов: “Чаллы театры – шәһәрнең бөтен әдәби-мәдәни йөзен билгеләүче үзәк”

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театрын ачу тантанасында катнашты. Президент театрны шәһәрнең бөтен әдәби-мәдәни йөзен билгеләүче үзәк буларак бәяләде.

Чаллы театры – республиканың иң яшь театрларыннан берсе. Аның иҗат юлы 1990 елда Рабит Батулла әсәре буенча куелган “Күбәләк булып җаным кайтыр” спектакленнән башланды.

Театр 30 еллык юбилеен яңартылган бинада гына түгел, әле яңа исем белән дә каршылый. Чаллы дәүләт татар драма театрына күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗев исеме бирелде.

Театрның яңартылган бинасы тамашачылар һәм артистларга уңайлы булсын өчен берничә зонага бүленгән. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә бөтен уңайлыклар бар: пандуслар, лифт булдырылган, бәдрәф һәм киенү-чишенү бүлмәләре дә алар өчен махсус җиһазланылган, залда коляскалы тамашачылар һәм аларны озатып йөрүчеләр өчен махсус урыннар күздә тотылган.

Рөстәм Миңнеханов театр артистларын шушы мөһим вакыйга уңаеннан котлап, аларга яңа иҗат уңышлары, үсеш теләде.

Коллективта барлыгы 79 кеше эшли. Театр труппасын 29 артист тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, театр “Нәүрүз” халыкара төрки халыклар фестивалендә, “Ремесло” Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивале, Кәрим Тинчурин исемендәге республика театр фестивалендә һ.б. даими катнашып килә.


Фикер өстәү