13 сентябрьдә Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Валерия һәм Салават катнашында бушлай концерт була

Бердәм тавыш бирү көнендә Казанда эстрада йолдызлары катнашында бик матур интерактив тамаша булачак.

11-13 сентябрь көннәрендә шәһәрдә тавыш бирүче һәрбер кешегә “Я проголосовал/Мин тавыш бирдем” дигән сүзләр язылган браслет биреләчәк.  Якшәмбе көнне “Ак Барс Арена” стадионы янында   интерактив тамаша карау хокукы бирәчәк чакыру билеты бу. Бәйрәм 12.00 сәгатьтә башлана. Инде әйткәнебезчә, кунакларны бик кызык тамаша көтә.

Стадион тирәсе кибер-спорт һәм виртуаль чынбарлык; өлкән буын вәкилләре өчен “Жизнелюб” проектын тәкъдим итү; “Литературный дворик” интеллектуаль ял итү; шәһәрнең спорт мәктәпләре белән таныштыру һәм теләүчеләргә ГТО нормаларын тапшырып карау; караоке-җыр бәйгесе; аттракционнар; төрле арт-инсталляция һәм экологик проектлар өчен берничә тематик зонага бүленәчәк.

Ә инде тамашаның төп программасы, әлбәттә, концерт! Тамашачылар алдында Әнвәр Нургалиев (16.10), Гүзәл Уразова (16.45),  DABRO төркеме (18.00), Клава Кока (18.30), Нюша (19.10), Салават (19.50), Валерия (20.00) һәм Турецкий хоры (21.00) чыгыш ясаячак.  Тамаша бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.

 


Фикер өстәү