2021 елда хезмәт хакы артачак

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты үткәргән тикшеренүләр 2021 елда илдә хезмәт хакының 3,5-4 процентка үсәргә мөмкин булуын күрсәткән, дип яза “Российская газета”. Финанс университеты белгечләре әйтүенчә, Казанда, Новороссийск, Оренбурге, Тольятти һәм Калининградта хезмәт хакының барыннан да күбрәк артуы көтелә.

“Россиядә икътисади үсеш һәм халыкның сатып алу сәләте зур булу эш хакы күләме ишәюгә төп этәргеч бирәчәк, – дип аңлаткан университетның Социаль-икътисади тикшеренүләр институты директоры Алексей Зубец. – Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хәзер товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә ихтыяҗ 2019 елның шушы ук чорындагыга караганда артыграк. Моннан тыш тышкы базарлардагы хәлләр Россия өчен шактый ук уңай булып кала. Россиядән чит илләргә чыгарыла торган товар күләме апрель-май айларында алдагы ел белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә кимесә дә, инде июнь аенда ук илебез продукциясен экспортлау күләмендә артта калу 25 процент кына тәшкил иткән. Финанс сәясәтен дөрес алып бару валюта базарында паникадан котылу һәм рубль курсын импортерлар, шулай ук халык өчен уңайлы дәрәҗәдә саклап калу мөмкинлеге бирде.  Кыскасы, коронавирус панедмиясе чорында икътисадны “ябу” халыкка бик нык “сукмыйча” калды. Нәкъ менә шушы хәл 2021 елда икътисадның үсүенә өметләнүебезгә нигез булып тора. Ә бу, үз чиратында, хезмәт хакы артуга китерәчәк”.

 

 

 


Фикер өстәү