Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында урнашкан матбугат үзәгендә журналистларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.
— Бүген Татарстан буенча сайлау участокларына кандидатлардан 2 254 күзәтүче, партияләрдән 6 733, Иҗтимагый палатадан 5 648 күзәтүче чыкты, — диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда беренче тапкыр сайлауларда иҗтимагый күзәтүчеләр буларак блогерлар да катнашачак.