Шаһидуллиннар гаиләсе: «Бер генә сайлауны да калдырганыбыз юк»

Казанның 102 нче мәктәбендә урнашкан 160 нчы сайлау участогында бүген физик мөмкинлеге чикләнгән Шаһидуллиннар гаиләсе тавыш бирде. Резеда белән Марсельнең икесенең дә күзләре күрми. Моңарчы сайлауларда кечкенә уллары ярдәм итсә, быел беренче тапкыр үзләре тавыш бирде.

– Элек безгә уңайсыз иде. Укый алмыйбыз, кая кул куясын белмибез. Кабиналарга чит кеше белән кертмиләр. Шуңа да әле 7яше тулмаган улыбызны укырга өйрәтеп ияртеп йөрдек, – ди Резеда Шаһидуллина.

Быел бюллетеньнәр брайл буенча язылган. Әнә шуңа да күрмәүче кешеләргә уңайлы булган.
– Бер генә сайлауны да калдырганыбыз юк. Тавыш бирү мөһим дип саныйм мин. Без бит республика язмышын хәл итәбез, – ди Марсель Шаһидуллин.

Бүген иртәнге сәгать 8 дә Татарстанда 2807 сайлау участогы эшли башлады. Республикада Татарстан Президентын сайлаудан тыш, Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советы сайлау уза. Муниципаль сайлауларда 7 меңнән артык мандатка 11 меңнән артык кандидат дәгъва кылачак. 11 һәм 12 сентябрьдә йорт ишегалларында мобиль участоклар эшли. 13 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә гадәти участокларда гына тавыш биреп булачак.


Фикер өстәү