Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстанда халык сайлауга битараф түгел”

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммтшин тормыш иптәше Луиза ханым белән бүген Казандагы 116нчы лицей бинасында урнашкан 43нче сайлау участогында тавыш бирде.

— Кәефләр бүгенге һава торышы кебек. Ник дигәндә, сайлау – Конституциядәге бурычыбыз гына түгел, үз теләгебез дә. Халык катнашсын, үз фикерен җиткерсен иде. Шуңа таянып Казанның киләчәк Думасы, Президентыбыз яхшы гына эшләсен иде. Бу сайлау алдыннан район һәм шәһәрләрдә булып, халык белән очраштык. Мөрәҗәгатьләр күп булды, халык битараф түгел. Ике көндә алдан тавыш бирүдә республикадагы сайлаучыларның 54 проценттан артыгы катнашкан. Төрле эштә, төрле вакытта эшләүчеләр бар. Шуңа күрә сайлауның өч көнгә бүленүе игътибарга лаек, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе әйтүенчә, сайлау оешкан төстә, иң мөһиме кимчелекләрсез уза.

— Хакимиятнең теләсә кайсы органы сайлаучыларга таянып эшләргә тиеш. Президент та, Дума депутатлары да, партияләр дә сайлаучылардан тиешле бәяне алып, бергәләп, килешеп, республика халкы өчен эшләрләр дип өметләнәм”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү